17–18 майда сәгать көндезге уникедән төнге икегә кадәр Татарстан Республикасы Милли музее Казан халкын һәм аның кунакларын «Музейда ике көн һәм бер төн» дип аталган бәйрәмгә чакыра.
Быел бу акция «Музей коллекцияләре берләштерә!» («Museum collections make connections!») дигән темага уздырыла. Флешмоблар, гавами акцияләр, концертлар, осталык дәресләре, конкурслар һәм башка бик күп чаралар музей залларында һәм 1 май мәйданында узачак.
+7 (843) 292-89-84, Http://www.tatmuseum.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте