Ислам мәдәнияте музеенда «Көмеш Коръән» күргәзмәсе ачыла

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

6 майда  «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда  «Көмеш Коръән» күргәзмәсе ачыла. Бу – VIII гасыр «Госман Коръәне»нең төп-төгәл күчермәсе. Ул 162 биттән тора һәм иң югары 999 пробалы көмештән 2010 елда Россия Федерациясе Финанс министрлыгының Гознакның Мәскәү Монетный Дворында  эшләнгән. Коръән киң тамашачыга беренче тапкыр Кол Шәриф мәчетендә күрсәтеләчәк.

 (843) 5678 017 e-mail: kazan_kirmen@mail.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International