Апрельнең 21нән 27 сенә кадәр Татарстан Республикасында беренче тапкыр музейлар арасында “Татарстанның музей язы—2014” акциясе уздырыла. Чараны Татарстанның Музейлар берләшмәсе һәм Мәдәният министрлыгы, туристлык агентлыклары, Республиканың Милли музее оештыра.
Акция, 21 апрель көнне “Я — гражданин Росии! Мин—Татарстан баласы!” тантаналы чарасы белән башланып китте. Әлеге чарада, республикабызның яшь гражданнарына дирижер, ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе А.В.Сладковский паспортлар тапшырды.
22 апрельдә журналистлар өчен махсус Габдулла Тукайның бала-чагы узган Кушлавыч һәм Кырлай авылларына “Шагыйрь бишеге” дип аталган матбугат туры оештырылачак. 16 сәгатьтә исә ТРның Милли музеенда “Балаларга китаплар” смартмобын тәкъдим итәчәкләр. Күргәзмәдә социаль приютларда йортларында тәрбияләнүче балалар өчен “Осталарның алтын куллары: татарларның милли һөнәрләре” дип аталган театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк. Һәр теләгән кеше музейга яхшы хәлдәге китаплар алып килә ала. Ул китаплар “Библиотөн — 2014” акциясе кысаларында балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә биреләчәк.
23 апрельдә музейга килүчеләрне өстәл уеннары буенча төрле кызыклы мастер-класслар көтә. 16.00 сәгатьтә “Пири Рейс: төрек адмиралының табышмаклар һәм ачышлар дөньясы” күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмә Төркия Республикасының Татарстандагы вәкәләтле вәкиле ярдәме белән эшләнелгән. Анда картографик материал тәкъдим ителәчәк.
24 апрельдә ТР Милли музей призына “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены турниры уздырыла. Турнирда мәктәп укучылары һәм студентлар командалары көч сынашачак.
22, 23, 25 апрель көннәрендә, “Уңыш сере” проекты кысаларында Казанда танылган “Мураками”, “Прогульщики” төркемнәре җырчылары, “Эфир” телеканалы алып баручылары Мария Веденеева һәм Анастасия белән очрашу уздырылачак.
“Татарстанның музей язы — 2014” акциясе 26 апрельдән 27сенә каршы төндә “Библиотөн — 2014: вакыт күчерү” чарасы белән тәмамлана. Ул Габдулла Тукайның туган көненә һәм Татарстанда Туган тел көненә багышланган. Программада яшьләр өчен конкурслар, интерактив уеннар һ.б. төрле күңел ачу чаралары каралган.
“Музейлар арасында мондый акция әле беренче генә тапкыр уздырыла. Безнең максатыбыз — музейлар турында булган күзаллауларны яңарту, халыкны җәлеп итү, халыкка тагы да якынаю. Музейларга чит төбәкләрдән, чит илләрдән килгән туристлар күп йөри. “ Татарстанның музей язы—2014” акциясе исә республикада яшәүчеләрне дә җәлеп итү, Татарстаныбыздагы туристлыкны үстерү өчен башкарыла”, - дип белдерде Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова чарага багышланган матбугат конференциясендә.
“Татарстанның музей язы — 2014” акциясе бары бер атна гына бара. Әлеге атна дәвамында республика халкы музейларга бушлай йөри алачак. Күргәзмәләрдән тыш, тамашачыларны төрле кызыклы мастер класслар, конкурслар уздырылачак. Бу чара брендка әйләнер һәм киләсе елларда да халык арасында популярлык казаныр, дип ышана оештыручылар.
МА “Татар-информ”
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте