15 апрельдә Николай Рерихның 140 еллыгына багышланган Бөтендөнья Мәдәният Көне Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында уза.
Форумда бөек рәссам эшләреннән, шулай ук хәзерге заман авторлары картиналарыннан төзелгән күргәзмәләр эшли. Шулай ук Татарстан һәм Һиндстан мәдәни багланышлар үзәгенең һинд бию ансамбле һәм бурят артистлары концерт күрсәтәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте