Астанада Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале концерты зур уңыш белән узды

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе

Фестивальгә ун ел тулыр алдыннан Астанада зур уңыш белән Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале концерты узды. Фестиваль концертлары ел әйләнәсендә Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә үтте.

Казахстан башкаласында мондый концерт беренче тапкыр оештырылды. Концертка килгән тамашачылар, кунаклар, рәсми затлар Казан артистларына олы рәхмәтләрен, тәбрикләүләрен җиткерделәр. Тамаша залында бер генә дә буш урын калмаган иде. Алкышлар, чәчәкләр, елмаю балкыган йөзләр, татар җырын тансыклаган тамашачылар... Болар барысы да күңелләрдә җылы тәэсир калдырды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International