5 апрельдә үзенең туган көне уңаеннан Татарстан Республикасы Милли музее традицион рәвештә Ачык ишекләр көне уздырды

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе

119 ел элек, 1895 елның 5 апрелендә Казан шәһәре фәнни-сәнәгать музее, хәзерге Татарстан Республикасы Милли музее эшли башлый. Быелның 5 апрелендә музей шушы уңайдан традицион Ачык ишекләр көне уздырды. Бу көнне музейда төрле чаралар, осталык-дәресләре, лекцияләр, кызыклы экскурсияләр үтте.

Бәйрәм кунакларына кечкенә миниатюралардан төзелгән «Микроскоп аша могҗизалы дөнья күрәм» күргәзмәсе, декоратив кимерүче җәнлекләр күргәзмәсе, музей турындагы фильмнар, лекцияләр тәкъдим ителде, фондлар белән таныштыру булды .

Милли музей тарихында беренче тапкыр буларак аның ишегалдында киләчәк буыннарга атап язылган хат салынган «хәтер капсуласы» күмелде. Шуннан соң һавага шарлар очырылды.

(843) 292-32-18. www.tatmuseum.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International