Бөтен дөньяда танылган музыкант Денис Мацуев ЮНЕСКО илчесе булды

2014 елның 4 апреле, җомга

2 апрельдә Парижда ЮНЕСКО штаб-фатирындагы Денис Мацуевка ЮНЕСКО Илчесе исеме бирелү уңаеннан уздырылды.

Бу исем халыклар арасында мәдәни багланышларны ныгытуга зур көч куйган атаклы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә бирелә. Үз вакытында аңа Мстислав Ростропович, Монсеррат Кабалье, Алисия Алонсо, Клаудия Кардинале, Сусанна Риналди, Зураб Церетели, Владимир Спиваков һәм башкалар лаек булган иде. Тантананың рәсми өлешеннән соң концерт башланды. Денис Мацуев анда Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры белән бергәләп Сергей Рахманиновның фортепиано өчен икенче концертын башкарды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International