3 апрельдә 16 сәгатьтә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Мостафа Дедеоглуның «Истанбул һәм башкалар» дигән фотокүргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәдә авторның 40 аклы-каралы фотосы куелган. Аның төп темасы – Истанбул – борынгы, зур тарихлы шәһәр, аның архитектур корылмалары, тар урамлы, борынгыдан калган торак районнар күренешләре.
Күргәзмә 25 апрельгә кадәр дәвам итә.
5678-043, 5678-058. E-mail: galereya.hazine@mail.ru. Сайт: www.izo-museum.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте