Казанда «Ак төстәге кул таягы» һәм «Рухият җилкәннәре» проектлары җитәкчесе һәм бизнес-киңәшчесе Олег Колпащиков булып китте

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе  һәм Сукырлар өчен Свердловск өлкә махсус китапханәсенең уртак проекты кысаларында Казанда эшлекле визит белән Олег Борисович Колпащиков булып китте. Ул – «Ак төстәге кул таягы» һәм «Рухият җилкәннәре»  проектлары җитәкчесе һәм бизнес-киңәшчесе, Россиядә сертификаты булган бердәнбер сукыр НЛП-оста.

Олег Борисович аның Казанга килүе уңаеннан оештырылган кичәләрдә, балалар белән очрашуларда катнашты, аларның күпсанлы сорауларына җавап бирде, мәктәп-интернатларда булды, тренинглар уздырды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International