3 апрельдә Хәзерге заман сәнгате галереясендә «Сочида Татарстан сәнгате» күргәзмә-сәүдәсе уздырыла. Бу күргәзмә Олимпия уеннары вакытында Сочида оештырылды инде. Универсиада башкаласы буларак борынгы Казанның үткәнен һәм бүгенгесен сәнгать аша чагылдыру – күргәзмәнең төп максаты.
Бу күргәзмәдә Татарстан Республикасының күренекле рәссамнарының 92 әсәре, бизәнү әйберләре, күн мозаика, декоратив панно, декоратив-гамәли сәгать эшләнмәләре куелган. Тамашачыларга үз күңеленә хуш килгән әсәрләрне сатып алу мөмкинлеге бар.
Күргәзмә 3 апрельдән 30 апрельгә кадәр эшли.
(843) 236-69-31, (843) 236-18-65, kazfineartmus@mail.ru.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте