1 апрельдә Халык иҗаты йортының 75 еллык юбилее уңаеннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында матбугат конференциясе узды.
1939 елның 2 апрелендә «Республика территориясендә хезмәт ияләренең үзешчән сәнгать төрләре һәм рәвешләре белән шөгыльләнүенә көндәлек идарә итү максатларында» сәнгать эшләре идарәсе буенча боерык нигезендә ТАССР халык комиссарлары Советы каршында Халык иҗаты йорты төзелде. Хәзерге вакытта аның хокуый варисы булып Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге тора.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте