7-8 апрельдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә халык уен кораллары ансамбльләре һәм оркестрларының «Халык көйләре» дип аталган IX Бөтенроссия конкурс-фестивале уза. Фестивальне уздыру идеясен Россиянең Халык артисты Анатолий Иванович Шутиков күтәреп чыкты.
Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тарафыннан гамәлгә куелды. Анда Татарстанның төрле почмакларыннан, күрше республикалардан коллективлар катнашырга теләк белдерде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте