Бүген Камал театрында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» театр премиясен тапшыру чарасы узды.
Премия дүртенче тапкыр тапшырыла. Башка еллардагы кебек үк, тантаналы кичә Театр көнендә узды.
Җәмәгатьчелектә аеруча зур кызыксыну тудырган сәхнәдә уйналган әсәрләр арасында иң яхшы дип табылганнары аталды бу кичтә. Премиянең 10 номинациядә лауреатлары мәгълүм булды.
Конкурста җиңү һәр иҗатчы өчен киләчәк эшендә гаять зур этәргеч булып тора. Татарстан Республикасы мәдәният министры «Ел вакыйгасы» номинациясендә премияне «Алтын Урда» операсына (Резедә Ахиярова музыкасы, Ренат Харислибреттосы) тапшырды.
Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов«Намус һәм абруй өчен» номинациясендә бүләккә лаек булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте