27 март – халыкара театр көне.
26 мартта Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында «Тантана» премиясен бирү буенча театр тәнкыйтьчеләре эшенә багышланган түгәрәк өстәл узды. Анда театр сәнгате белгечләре, театр әһелләре катнашты.
Тәнкыйтьчеләр республиканың 7 шәһәр театры тәкъдим иткән 28 спектакльне карап бәяләде. Конкурска 81 гарызнамә алынды: 112 – катнашучы һәм «Ел вакыйгасы»номинациясендә 9 эш.
Очрашуда театр туристлыгы, республикада театр төнен уздыру һәм башкалар белән бәйле тәкъдимнәр яңгырады.
Журналистлар соравы буенча Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова Әлмәт театрының Башкортостандагы гастрольләренә бәйле килеп чыккан хәлгә аңлатма биреп китте: «Бу хәл мәдәниятнең дәүләт сәясәтендә төп юнәлешләрнең берсе булуын тагын бер кат раслады. <...> Кайсыдыр очракта без гафу үтенергә, кайсыларынадыр күз йомып, нәтиҗәләр ясарга тиешбез. Коллективларны гастрольләргә җибәргәндә, без җаваплылыкны үз өстебезгә алабыз, кабул итүче якның мәдәни үзенчәлекләрен күздә тотарга тиешбез. Хәзер бу хәлне артык купайтмавыгызны сорыйм. Узган эш инде бу. Без алга барабыз».
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте