Бүген Татарстан РеспубликасыДәүләтКиңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев РФ Мәдәният министры Владимир Мединский белән очрашты.
Очрашу башында Минтимер Шәймиев дәрәҗәле кунакка “Мәдәни мирас: борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” мәдәни-тарихи проект буенча корылмаларның стенд һәм макетларын күрсәтте.
Әңгәмә барышында Минтимер Шәймиев республиканың ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитеты белән бергә, Болгар тарихи-археологик комплексын һәм Зөя тарихи-архитектура комплексын Бөтендөнья мирас исемлегенә кертү буенча агымдагы эшләре турында сөйләде.
Шулай ук РФ Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы арасында киләчәктә мәдәни-тарихи мирас объектларын файдалану һәм саклау өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды.
Очрашуда ТР Премьер-министры ИлдарХаликов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Туризм буенча агентлык җитәкчесе Сергей Иванов катнашты.
Татарстан Республикасы Президентының Матбугат хезмәте