Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры ЮНЕСКОның Париждагы Штаб-квартирасында концертта катнашуга чакырулы

2014 елның 25 марты, сишәмбе

Концерт 2 апрельдә Денис Мацуевка ЮНЕСКО Илчесе исеме бирелү уңаеннан уздырылачак.

Бу исем халыклар арасында мәдәни багланышларны ныгытуга зур көч куйган атаклы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә бирелә. Үз вакытында аңа Мстислав Ростропович, Монсеррат Кабалье, Алисия Алонсо, Клаудия Кардинале, Сусанна Риналди, Зураб Церетели, Владимир Спиваков һәм башкалар лаек булган иде. Тантананың рәсми өлешеннән соң концерт башланачак. Денис Мацуев анда Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры белән бергәләп Сергей Рахманиновның фортепиано өчен икенче концертын башкарачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International