25 мартта 17 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан Республикасында Мәдәният елын ачу тантанасы булачак.
Концертта Татарстан Республикасының әйдәүче һөнәри сәнгать коллективлары, Татарстанда туып үскән, хәзер дөньяның төрле почмакларында яшәүче солистлар, төрле коллективлар чыгыш ясый.
Җәмгыятьнең игътибарын мәдәниятне үстерү мәсьәләләренә җәлеп итү, тарихи-мәдәни мирасны саклап калу максатларында Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2014 ел Мәдәният елы дип игълан ителде. Әлеге Указ нигезендә Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов 2014 елны Татарстанда Мәдәният елы дип игълан итү турында карар чыгарды.
Хөрмәтле журналистлар! Аккредитацияне prtatar@yandex.ru электрон адресы буенча 22 мартка кадәр узарга мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте