24 мартта Чистай шәһәрендә Мәдәният елы чаралары кысаларында күзләре күрмәүчеләр өчен тифлокомментарийлы һәм колаклары ишетмәүчеләр өчен субтитрлы «Легенда №17» фильмы күрсәтеләчәк.
Инвалидларга зур экранда фильм карау мөмкинлеге биреләчәк.
Тифлокомментарий «Живые сердца» хәйрия фонды тарафыннан эшләнеп, Сукырлар һәм начар күрүчеләр республика махсус китапханәсенә бушлай тапшырылган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте