Бүген ТР Дәүләт Советының кырык тугызынчы сессиясендә «Хөкүмәт сәгате» кысаларында Татарстан Республикасында Мәдәният елында мәдәният өлкәсен үстерү перспективалары турындагы мәгълүмат белән ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чыгыш ясады

2014 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык тугызынчы сессиясендә «Хөкүмәт сәгате»  кысаларында Татарстан Республикасында  Мәдәният елында мәдәният өлкәсен үстерү перспективалары турындагы мәгълүмат белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чыгыш ясады.

2014  ел төрле мәдәни чараларга бай һәм мәдәният өлкәсе өчен гаять мөһим ел булачак. Әйтик, Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителде.  Иртәгә Иске шәһәрдә мәдәни башкала флагын тантаналы төстә Казанга тапшыру чарасы узачак.  Озак вакытка исәпләнгән дәүләт программалары – «Татарстан Республикасында мәдәниятне үстерү», «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» һәм  «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» программалары кабул ителде, дип сөйләде министр.

Ул шулай ук тарихи-мәдәни мирасны саклап калу буенча эшчәнлек алып барылуы турында хәбәр итте.

Айрат Сибагатуллин төгәл саннар китереп төзекләндерү, торгызу эшләре алып барылган, төгәлләнгән объектлар, планлаштырыла торган эшләр, мәдәни мирас объектларын реставрацияләүгә, республика территориясенең туристлык мөмкинлекләрен ачуга инвестицияләр җәлеп итү турында сөйләде.

2014 елда  ЮНЕСКОның саклау объекты булган «Казан Кремле»  музей-тыюлыгы   үзенең 20 еллыгын билгеләп үтәчәк.  2014 елның июнендә Катарда Бөтендөнья мирасы комитеты сессиясе Борынгы Болгарны  ЮНЕСКОның бөтендөнья мирас исемлегенә кертү турындагы мәсьәләне караячак. Свияжск буенча материаллар да әзер.  Күпчелектә бу Болгар-Свияжск проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.  Проект чараларын гамәлгә ашыру тагын ике елга озайтылды.

«Бу – Татарстан һәм Россиянең абруе мәсьәләсе генә түгел. Бу – республикабызның туристлык ягыннан кызыктыргыч булуын арттыру ресурсы да», - диде министр.

Республиканың музейлар челтәрен үстерү турында сөйләгәндә, министр эре проектларны оештырганда бюджеттан тыш акчалардан файдалану механизмнарын эшләү кирәклеге турында  хәбәр итте һәм депутатларга республика музейлары попечительләр советы составына керергә тәкъдим итте.

Аның фикеренчә, музей коллекцияләренең сакланышы мәсьәләләре гаять мөһим булып тора. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Музейларны мәгълүматлаштыру һәм Музей фондларын саклау программасы проекты эшләнде. 2014 елда әлеге программаны үтәүгә керешү турында министрлыкның киңәйтелгән коллегиясе йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан йөкләмә бирелгән иде.  Моннан тыш,  2014 елда Г.Тукай музеенда һәм Татарстан Республикасы Милли музее фондларын саклау бинасында ремонт һәм реконструкция ясау турында күрсәтмә бирелде.   

Министр мәдәният өлкәсенең әһәмиятле тармакларын – театрларны, кино, китапханә, клуб, сәнгать мәктәпләрен үстерү турында сөйләде.

Министр әйткәнчә, 2014 елга зур бурычлар куелган. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыклары нигезендә Татарстан Республикасында Мәдәният елы һәм «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» проектларының чаралар планы расланды. Мәдәни-массачыл чаралар белән беррәттән, планда системалы мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән беренчел чаралар чагылыш тапты: мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын камилләштерү, кадрлар әзерләү, мәдәният учреждениеләрен мәгълүматлаштыру, һәйкәлләрне саклау буенча эшчәнлекне документлар белән тәэмин итү һ.б.  

Иҗат кешеләренә ярдәм итү максатларында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең күләме 500 мең сумга кадәр арттырылды.

Соңрак Айрат Сибагатуллин депутатлар сорауларына җавап бирде. Парламентарийлар  Чаллыда театр ачылу, татар диаспораларына ярдәм итү, авыл клубларын үстерү,  татар прозасы конкурсларын оештыру, татар композиторы Сара Садыйковага һәйкәл кую һ.б. мәсьәләләр белән кызыксындылар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International