20 мартта Казанда Рөстәм Латыйпов исемендәге XV халыкара пианистлар конкурсы ачыла. Ул И. С. Бахның туган көненә багышлана.
Әлеге конкурсны үз вакытында Казан бизнесмены Рөстәм Латыйпов гамәлгә куйган иде (1946-2011). Аның әтисе – Мәсгут Латыйпов – һөнәри нигездә эшләүче беренче татар композиторы һәм дирижерларыннан берсе иде. Рөстәм Латыйпов исемендәге конкурсны Россиядә меценатлыкның сирәк үрнәкләреннән берсе дип атарга мөмкин. Рөстәм әфәнде дөньядан киткәч, аның эшен хатыны Разия Еникеева дәвам итә.
Конкурс жирәбәсе 20 мартта узачак. Лауреатларны бүләкләү 25 мартта була.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте