17 мартта 17 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең уку залында Татарстан Республикасының халык артисты Ирек Баһманов белән очрашу һәм аның «Әлмәндәрнең улы» дигән китабын тәкъдим итү була .
Татарстан Республикасының Халык артисты Ирек Баһмановка багышланган «Әлмәндәрнең улы» китабы 2013 елда дөнья күрде. Анда Ирек Баһманорвның гаиләсе, һөнәри юлының башлангычы, аңа бергә эшләргә насыйп булган күренекле артистлар турында истәлекләре урнаштырылган. Китапта И. Баһмановның төрле матбугат басмаларында чыккан аеруча кызыклы интервюлары урын алган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте