Казанда Сукырлар һәм начар күрүчеләрнең V мәдәни-спорт фестивале ачылды

2014 елның 14 марты, җомга

14-16 мартта Казанда Сукырлар һәм начар күрүчеләрнең V Мәдәни-спорт фестивале уза.

Фестиваль ел саен сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен реабилитация һәм иҗат эшен камилләштерү максатларында уздырыла. Фестивальнең спорт өлешенә шашка һәм шахмат, пауэрлифтинг, армрестлинг, «Шоудаун» теннисы, гол – бол ярышлары керә. Реабилитация блогы Брайль буенча уку тизлеге һәм сәнгатьлелеге, компьютерны белү, gps-навигация ярдәмендә пространство ориентациясе конкурсларыннан тора. Мәдәни яктан фестивальдә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышлары, интеллектуаль уеннар булачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International