Чаллы татар драма театры «Өч аршын җир» пьесасы буенча куелган премьера спектаклен тамашачыларына тәкъдим итәчәк

2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

15-16 мартта Чаллы татар драма театры татар әдәбияты классигы Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» пьесасы буенча куелган премьера спектаклен тамашачыларына тәкъдим итәчәк. Бу зур спектакльдә труппаның барлык артистлары диярлек катнаша.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Инсаф Фәхретдинов, Татарстанның халык артисты Булат Сәлахов, Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин, Татарстанның атказанган артисты Гөлфия Фәйзерахманова һәм башка олпат артистлар белән бергә театр коллективына әле быел гына кушылган Рәсим Хәмзин һәм Алсу Гыйльмановалар да сәхнәдә уйный.

Ике яшь йөрәк Мирвәли белән Шәмсегаянга (бу рольне иң зур өметләр баглана торган актриса Лилия Минһаҗева башкара) тормыш шактый кискен сынаулар куя. Мирвәлинең атасыннан мирас булып калган җирне сәвит хөкүмәте үзләштерә. Мирвәли бу хәлне кабул итә алмый һәм бар мөлкәтен яндырып, хатыны белән бергә, авылын ташлап чыгып китә. Гомерләре читтә, туган җирләрен сагынып уза аларның. Шәмсегаянның сырхаулап урын өстенә ятуы, туып-үскән туфрагына җирләнү васыяте Мирвәлине авылга кайтырга мәҗбүр итә. Кешегә вафатыннан соң өч аршын җир җитә. Авылдашлары кичерерме Мирвәлине? Кабул итәрләрме?..

Бу әсәргә Чаллы татар драма театры режиссеры Фаил Ибраһимов икенче мәртәбә мөрәҗәгать итә инде. Беренче тапкыр 30 яшендә Актаныш халык театрында куя ул бу пьесаны. Шул елларда Фаил Ибраһимовка нигә Мирвәли кирәк булган? Атасыннан калган байлыгын колхозга бирмәс өчен юк итеп, малларын агулап, ашлыкларына дегет, кәрәчин сибеп, тун-киемнәрен балта белән вак-вак кисәкләргә тураклап кышкы караңгы суык төндә авылдан чыгып качкан кулак улы Мирвәли?!.. Ә хәзер нигә кирәк?..

Өлешчә бу сорауларга җаваплар бүген театрда узган матбугат конференциясендә яңгырады. Анда театрның директоры Рашат Фәйзерахманов, баш режиссеры Фаил Ибраһимов, ТР атказанган артисты Рафик Каюмов һәм аның белән бергәләп Мирвәли ролен башкаручы Рәсим Хәмзиннар катнашты. Ә һәрбер тамашачы үз җавапларын яңа спектакльне карагач табар дип ышанасы килә.

Сүз уңаеннан, спектакль шулай ук 3 һәм 9 апрель көннәрендә дә күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International