Сукырлар һәм начар күрүчеләр республика махсус китапханәседә Әнисә Шәфиеваның «Городец бизәкләре» дигән күргәзмәсе ачылды.
Әнисә ханым сәнгатьнең бу төре белән 80нче еллардан бирле шөгыльләнә. Күзләре начар күрә башлагач та ул бу шөгылен ташламый. Күргәзмәдә аның унбиштән артык эше куелган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте