13 мартта 16 сәгатьтә Татарстан Республикасының Сынлы сәнгать музееның Заман сәнгате галереясендә Г.Тукай премиясенә кандидат рәссам Илгизәр Сәмәкәев күргәзмәсе ачыла.
Илгизәр Сәмәкәев төрле жанрларда эшләүче күренекле рәссам. Ул портрет, пейзаж, тарихи полотнолар авторы. Күп кенә эшләрендә рәссам татар халкының тарихи үткәнен яктырта.
Хәзерге вакытта Сәмәкәев Россия рәссамнар берлегенең Татарстандагы иҗади берлеге рәисе булып тора.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте