Денис Мацуев белән Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры концертларын бөтен дөньяда 16 миллион тамашачы караячак

2014 елның 7 марты, җомга

Оркестр музыканы Мәскәүдә, Консерваториянең зур залында 10 мартта яздырачак. ТР ДСО «Солист Денис Мацуев» дигән шәхси абонементка чакырулы. Анда төрле елларда бөтен дөньяда мәшһүр оркестрлар чыгыш ясады. Mezzoтелеканалы 1992 елда классик музыканы сөючеләр өчен махсус оештырылган. Бүген бу телеканалның 40 илдән 16 миллион абунәчесе бар. Денис Мацуев һәм ТР ДСО концерты Mezzo ТКда май аенда күрсәтеләчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International