Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Татарстанның яңа авыл клубларында концертлар бирүен дәвам итә

2014 елның 6 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Татарстанның яңа  авыл клубларында концертлар бирүен дәвам итә. Концертлардан тыш ансамбль хезмәткәрләре  хореография, вокал, музыка коралларында уйнау буенча осталык дәресләре бирәчәк.

Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов репертуардагы яңа җырлы-биюле номерлар, ә директор  Юрий  Жуков иҗади планнар турында сөйләде. 

Иртәгә ансамбльнең хор группасы Сочида  XI Паралимпия Уеннарын ачу тантанасында чыгыш ясаячак.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International