28 февральдәТатарстан Республикасы Милли китапханәсе «Хәзерге заманда тормыш иминлеге мәсьәләләре: бүгенгесе һәм киләчәге»III Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Ул Казанда 27 – 28 февральдә уздырылды.
Катнашучылар Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре оештырган күргәзмәне зур кызыксыну белән карады. Анда тормыш иминлеген саклау эшчәнлегенең төрле юнәлешләре яктыртылган 130 дан артык басма куелган иде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте