«Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы «Алтын Урдадан борынгы әйберләр. Онытылган Азак шәһәре» күргәзмәсе ачыла

2014 елның 5 марты, чәршәмбе

7 мартта 14 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда «Алтын Урдадан борынгы әйберләр. Онытылган Азак шәһәре» күргәзмәсе ачыла. Ул Алтын Урда чорының бай мәдәни мирасын күрсәтүгә багышланган.

Бөтендөньяда мәгълүм булган уникаль археология казылмалары Казанга Азовтан – Алтын Урданың Азак шәһәреннән китерелде. Азовныңтарих-археология һәм палеонтология музеенда Алтын Урда чоры археология казылмаларыннан иң бай коллекцияләрнең берсе саклана. Казан күргәзмәсендә шул чордан калган борынгы савыт-саба үрнәкләре аеруча күп куелган.

Бу күргәзмә Идел буе һәм Кара диңгез буе төбәкләренең уртак тарихи үткәнен һәм тыгыз мәдәни багланышларын яктырту максатларында һәм  2014 елда Казанны төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан итү уңаеннан төзелде.  

5678-024, muz_kazankreml@mail.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International