«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «L’arte del arco» II халыкара музыка фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды

2014 елның 5 марты, чәршәмбе

L’arte del arco» II  халыкара музыка фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә Татарстанда һәм Россиядә беркайчан да башкарылмаган әсәрләр яңгыраячак.  Бу турыда  «La Primavera» оркестры җитәкчесе Рөстәм Абәзов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Фестиваль 11 - 14 мартта Казан һәм Чаллы  концерт мәйданчыкларында узачак.

Быел фестивальдә катнашучылар саны арткан. Скрипкачылар Хьюго Тиччиати (Швеция) һәм Томас Гульд (Бөекбритания), альтчы Алексей Людевиг (Россия, Санкт-Петербург) һәм виолончельдә уйнаучы Марк Дробинскийлардан торган квартет (Франция), шулай ук  «Rastrelli Cello Quartet» коллективы чакырылган.

Музыкантлар концертлардан тыш махсус музыка мәктәбе укучыларына осталык дәресләре бирәчәкләр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International