26 февральдә Чаллы шәһәренең картиналар галереясендә «Ел рәссамы-2013» шәһәр конкурсы күргәзмәсе ачылды. Анда йөздән артык авторның 250гә якын төрле жанрдагы эше куелган. Әлеге конкурс 2002 елдан уздырыла.
Быел җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнде:
«Живопись» - Гәйфетдинов Факил Фоат улы – портретлар сериясе һәм актив иҗат эшчәнлеге өчен;
«Графика» - Массаров Ирек Наил улы – милли теманы үзенчәлекле ачуы өчен;
«Декоратив-гамәли сәнгать» - Хисаметдинова Эльмира Линар кызы - композицияне ачуда яңа һәм үзенчәлекле алымнар куллануы өчен;
«Халык сәнгате» - Гәрәева Хәния Гыйльметдин кызы - халык сәнгатен тернәкләндерү эшендәге югары һөнәри осталыгы өчен;
«Яңа исемнәр» - Сивко Любовь Юрьевна –актив һәм уңышлы иҗади башлангычы өчен.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте