19 февральдә Качалов театрының кече сәхнәсендә ВалерийЗалотуха повесте буенча «Соңгы коммунист» спектакле күрсәтелде. Күренекле кинематографияче, язучы, «Ника» премиясе лауреаты әсәре театр сәхнәсендә беренче тапкыр уйналды. Аны сәхнәгә театрның баш режиссеры Александр Славутский куйган.
Чит илдә укып кайткан яшь егет, үзен социаль тигезсезлек белән көрәшүче итеп тоя, яңа коммунист исеме алып, шәһәрнең рәсми булмаган хуҗасы – үзенең олигарх әтисе белән көрәш мәйданына чыга.
Спектакльдә театрның күренекле артистлары уйный.
Спектакль премьерасы тагын 21, 22, 27 февральдә күрсәтеләчәк.
Спектакль премьерасын Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин карады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте