20 февральдә 16 сәгатьтә Татарстан Республикасы ДССМның Заман сәнгате галереясендә «Күңел көзгесе» дигән фотокүргәзмә ачыла.
Казанда узган гасырның 70нче елларында ук үз фотография мәктәбе формалашты һәм ул СССРда гына түгел, чит илләрдә дә киң танылды.
Күргәзмәдә тормыш мәгънәсен уңышлы кадр ясауда күргән кызыксынучан кешеләрнең иҗаты белән танышырга мөмкин. Экспозициядә хисләр, тойгылар, кәеф-холыклар, характерлар, вакыт үзе чагылыш таба. Шуңа күрә дә ул «Күңел көзгесе» дип атала.
Күргәзмә 20 мартка кадәр дәвам итә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте