Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXII Халыкара опера фестивале Казанда опера йолдызлары катнашында зур концерт белән ябылды

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе

Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXII Халыкара опера фестивале Казанда опера йолдызлары катнашында зур концерт белән ябылды.

Фестиваль программасына 10 илдән чакырылган артистлар катнашында 10спектакль һәм  2 гала-концерт  кертелгән иде. Муса Җәлил исемендәге театрның соңгы еллардагы иң яхшы спектакльләреннән төзелгән программа тамашачыларда иң җылы хисләр калдырды. 

Федор Шаляпинның туган көнендә сәхнәдә М.Мусоргскийның «Борис Годунов» операсы яңгырады. Барлык спектакльләрдә төп партияләрне читтән чакырылган җырчылар башкарды.Алар арасында бөтендөнья опера сәхнәсе йолдызлары –  Альбина Шаһиморатова, Владимир Маторин, Михаил Казаков, Алексей Тихомиров, Вероника Джиоева, Борис Стаценко, Анна Самуил, Терри Кук, МельбаРамос, Лестер Линч, ЛакитаМитчел, Индра Томас, Лариса Шевченко, Әхмәт Агади, Владимир Мороз, Екатерина Сергеева, Сергей Скороходов, Сишенг И һәм башкалар бар иде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International