11 – 13 февральдә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге белән бергәләп «Идел буе халыкларының традицион мәдәнияте» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздыра. Анда РФ Идел буе төбәгенең фәнни-тикшеренү үзәкләре галимнәре, РФ уку йортлары укытучылары катнаша, Идел буе халыклары традицион мәдәниятенең төрле аспекталарына, җөмләдән, традицион мәдәниятләрнең хәзерге торышы, фольклор һәм язма традицияләрегә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте