15 февральдә Россиянең балалар хорында Татарстаннан чыгыш ясаячак ун бала XXII Кышкы Олимпия уеннарында катнашу өчен Сочига китәчәк. Республиканың матур тавышлы «җыелма командасына» Казан һәм Яшел Үзән калаларыннан балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары сайлап алынган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте