Быелның 27 гыйнварында (8 февралендә) рус галиме Дмитрий Иванович Менделеевның тууына 180 ел тулды. Казан шәһәренең 121нче номерлы лицее укучылары өчен ТР Милли китапханә хезмәткәрләре шушы датага багышлап кызыклы чара уздырды. Балалар галимнең тәрҗемәи хәленнән төрле гыйбрәтле хәлләр, вакыйгалар, аның фәнни мирасы белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте