6 февральдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы күргәзмәләр залында «Рус сәхнәсенең флора һәм фаунасы» дигән үзенчәлекле күргәзмә ачылды. Бу – Санкт-Петербург дәүләт театр һәм сәнгать музее белән Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының уртак проекты. Әлеге күргәзмәдә Алабуга халкы һәм аның кунаклары балет жанры тарихы белән таныша ала.
Санкт-Петербургның театр һәм музыка сәнгате дәүләт музее (1908 елда ачылды) фондларында Россиядә театр барлыкка килгәннән алып тупланган 450 000 экспонат саклана.
Экспозициядә 15 сәхнә костюмы һәм 60тан артык театр костюмы эскизлары куелган.
Күргәзмә 9 мартка кадәр эшли.
Адресы: Казан ур., 24
Телефоны: (85557) 7-89-38
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте