Сочида Олимпиада ачылыр алдыннан Сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен республика махсуслаштырылган китапханәсендә Универсиада елына йомгак ясалды.
Универсиада алды елларында китапханәдә сукырлар һәм күзләре начар күрү аркасында инвалидлык алучылар арасында спортны, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрү, физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнү кирәклеген аңлату дәвам итте. Универсиада елы йомгаклары буенча китапханәнең методик бүлеге «Сукырлар китапханәсе тарихында Универсиада-2013 тоткан урын» дигән күзәтүләр тупланмасын бастырып чыгарды. Анда студентлар уеннары узган көннәрдә һәм аңа әзерлек чорында китапханә һәм аның филиаллары башкарган эш тәҗрибәсе яктыртылган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте