Денис Осокин «Небесные жены луговых мари» фильмы сценарие өчен «Ак фил» белән бүләкләнде

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Күренекле язучы һәм шагыйрь, казанлы  Денис Осокин сценарие буенча төшерелгән «Небесные жены луговых мари» фильмы Россия кино тәнкыйтьчеләре «Ак фил» гильдиясе премиясен берничә номинациядә алды.    

Иң яхшы сценарий өчен бүләккә  язучы  Денис Осокин лаек булды. Шушы ук фильмда иң яхшы операторлык эше өчен  Шандор Беркеши һәм рәссамнар Зорикто Доржиев һәм Артем Хәбибулин премиягә лаек булды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International