Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә «Порги и Бесс» операсы концерт башкаруында яңгырады

2014 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә, 5 февральдә Ф. Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале кысаларында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә  «Порги и Бесс» операсы концерт башкаруында яңгырады.  

Бу кичтә партияләрне төрле илләр артистлары башкарды: Порги ролендә – Германиядән Терри Кук, Бесс  ролендә АКШтан Лакита Митчелл, Джек ролендә – аның ватандашы  Нейл Нельсон, бөекбританияле Рональд Самм Спортинг Лайф партиясен башкарды, Мәскәүдән Алексей Дедов Краун ролен уйнады. Клара ролендә –  Австриядән Мельба Рамос, СиринаМәскәүдән Анна Кейта, Марияшулай ук Россия башкалысыннан Александра Саульская-Шулятьева.

Тамашачылар күңеленә спектакль хуш килде, алар артистларны спектакльдән соң алкышлап, чәчәкләр бүләк итеп, озак кына сәхнәдән җибәрмәделәр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International