Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Николай Буличның 190 еллыгына багышланган «Казан университетының әдәби сүз кафедрасы атказанган профессоры» күргәзмәсе эшли

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Николай Буличның (1824 – 1895)190 еллыгына багышланган  «Казан университетының әдәби сүз кафедрасы атказанган профессоры»  күргәзмәсе эшли.

Николай Никитич Булич – күренекле әдәбият белгече, Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир–әгъзасы, Казан университетының беренче тарихнамә белгече һәм Казан җәмәгать китапханәсенең «шәрәфле күзәтүчесе». 

Гомеренең соңгы елларында Булич бик тырышып үзе укыткан кадерле  Университетның тарихын язу белән шөгыльләнә.  «Автор Казан университетына бик озак еллар дәвамында хезмәт иткәнлектән, бу уку йортына бик күп яктан бурычлы булганлыктан, әлеге хезмәте аңа зур рәхәтлек бирә …», – дип яза ул үзенең «Казан университетының беренче еллары (1805–1819): архив документларына күзәтү» (Казан, 1887) дигән китабына сүз башында.

Китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге тарафыннан әзерләнгән экспозициядә әдәбият тәнкыйтьчесенең аерым мәкаләләре, китаплары, шулай ук Н.Н. Буличка багышланган хезмәтләр куелган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International