4-5 мартта Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты базасында Җырчыларның «Сандугач-Соловей» I халыкара конкурсы узачак. Әлеге чара яшь башкаручылар өчен, халык традицияләренә тугрылык саклап, иҗади үсешкә, һөнәри осталыкны, сәхнә культурасын камилләштерүгә, рухи һәм интеллектуаль үсешкә этәргеч булачак.
Конкурс кысаларында күренекле сәнгать әһелләре белән иҗади очрашулар һәм осталык дәресләре уздырылачак.
Әлеге бәйге РФ һәм ТР халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Шәрәфле профессор, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты, халкыбызның яраткан җырчысы Венера Ганиева башлангычында уздырыла.
В.Ганиева репертуарындагы опералар, җырлар вокаль музыканың иң яхшы үрнәкләре булып тора, аның башкару осталыгы сокландыра.
Конкурс программасына В.А. Ганиева репертуарыннан ария, романс, халык һәм эстрада җырлары кертелгән.
Гарызнамәләр 2014 елның 1 мартына кадәр кабул ителә. Адресы: ТР, Казан, Оренбург тракты, 3 йорт, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, ФМИ, җыр кафедрасы. Электрон почта адресы: sandugach_vinera@mail.ru
Оештыру комитеты телефоннары: 89274391371
Конкурс турындагы мәгълүмат www.kazguki.ru сайтында.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте