Соңгы өч елда беренче тапкыр Әлмәт театры Казанга гастрольләргә киләчәк. Алар театрның 20 мартта бәйрәм ителәчәк 70 еллыгына багышланган.
Матбугат конференциясендә Камал театры директоры Илфир Якупов, әлеге театрның әдәби бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, шулай ук театрның баш Ильяс Гәрәев катнашты.
«Камал театры Әлмәттә гастрольдә булган иде, хәзер әлмәтлеләр безгә килде. Хезмәттәшләребезгә уңышлар телисе генә кала», – диде Илфир Якупов.
Нияз Игъламов ике театрның «театр сәнгате табигатенә уртак карашта торуына» игътибар итте. «Театрлар һәрчак үзгәрештә, алар бер урында гына тормый, рәвешләрен һәм эчтәлекләрен һәрчак үзгәртә киләләр. Хәзерге җәмгыятьтә кешеләрнең җанына җылы һәм мәрхәмәт өсти торган институт ул – театр», – диде әдәби бүлек мөдире.
Фәридә Исмәгыйлева гастрольләр программасы турында сөйләп, «сер»не бераз чишә төште: «Театрыбыз репертуарында барлыгы 27 спектакль бар, шуларның сигезен без Казанга алып киләчәкбез, - диде Әлмәт театры директоры. – Сайлап алынган әсәрләрне образлы рәвештә икегә бүләргә мөмкин: традицион татар спектакльләре һәм заманча эшкәртелештәге мәгълүм спектакльләр».
Татарстан башкаласында Әлмәт артистлары башлап И.Зәйниевнең «Туган-тумача» пьесасы буенча спектакль күрсәтәчәкләр. Яшь режиссер Лилия Әхмәтова куйган әлеге спектакль быелгы «Һөнәр» фестивалендә күрсәтелгән иде. 5 февральдә театр Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» комедиясен тамашачыга яңача тәкъдим итәчәк.
И.Зәйниевнең «Әрем исе» пьесасы буенча куелган «Сагынуларга ни чара?» спектакле дә зур кызыксыну уятыр дип көтелә. 7 февральдә Таҗи Гыйззәтнең «Кыю кызлар»ы уйналачак. Кече сәхнәдә Бертольд Брехтның «Туй» һәм Уильям Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» спектакльләре күрсәтеләчәк. Балалар өчен спектакльләр дә булачак.
Гастрольләр зур концерт-тамаша белән ябылачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте