Юбилей Института истории

19 февраля 2007 г., понедельник

ТР Дәүләт симфоник оркестрының "Булачак әниләргә..." дип исемләнгән һәм йөкле хатын-кызлар өчен билгеләнгән музыкаль программалар циклы дәвам итә.

Быелгы иҗат сезонында аны ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, дирижер Рәшит Скуратов Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында 17 мартта тәкъдим итәчәк. ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Дәүләт филармониясе һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә оештырылучы концертны Рәшит әфәнде янә Казан дәүләт медицина университетының акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире, профессор Әлбир Хәсәнов белән берлектә әзерли. Бу юлы алар булачак әниләргә Көнбатыш Ауропа һәм рус композиторларының популяар классик музыкаларын тыңлатачак. Әлбир әфәнде исә музыканың ана карынында балага йогынтысы турында сөйләячәк. Традицион вәкештә бу көнне концертка килүче әниләрне иганәчеләрдән - "Биомед", "Мама+" кебек фирмалардан файдалы бүләкләр дә көтә.


  "Интертат", Лилия Гаделшин

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International