Хөкүмәт йортында Яңа ел бәйрәмнәренә йомгак ясалды

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узган брифингта катнашучылар Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме уңаеннан уздырылган тантаналарга йомгак ясадылар.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов  иң беренче буларак Олимпия уты эстафетасы турында искә алды. Татарстанда эстафетада  370 факел йөртүче катнашты, шуларның сиксәне республикадан, калганнары Россиянең төрле почмакларыннан килгәннәр иде.   

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында күп кенә спорт чаралары узды. Рафис Борһанов әйткәнчә, Казан кунакханәләре  бу чорда 75-80 процентка тулы булды, ә «Казан» тау-чаңгы шуу комплексы кунакларны һәм республика халкын аеруча җәлеп итте, көн саен анда 2-2,5 кеше ял итәргә килде.  

Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин бу чорда уздырылган мәдәни чаралар турында сөйләде. Барлык дәүләт, муниципаль һәм дәүләтнеке булмаган мәдәният учреждениеләрендә диярлек Яңа ел тамашалары узды.

Республиканың 21 театр-тамаша учреждениесендә генә дә  биш йөзгә якын чара узды. Иң күп тамаша «Әкият» татар дәүләт курчак театрында,  Әлмәт татар дәүләт  драма театрында, Буа дәүләт драма театрында, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә  дәүләт  татар драма театрында күрсәтелгән. Дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыклары балалар өчен 30 чара уздырды. Татарстан Республикасы Милли музее «Музей базары» дигән яңа ел бүләкләре ярминкәсен, «Кыш бабай һәм өч кыз» дип аталган тамаша оештырды. Казан Кремле музейларында мәктәп укучылары өчен күп кенә күргәзмәләр уздырылды. Болар – Яңа ел чыршысы тарихына багышланган «Шәмнәр, утлар, яшел чыршы…» күргәзмәсе; Яңа ел уенчыклары хәстәрләү буенча осталык дәресләре; балалар өчен махсус программалар һ.б.  Алабуга музей-тыюлыгында шулай ук Яңа ел программасы гаять бай иде.

Гомумән алганда, бары мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре уздырган чараларда гына да бу көннәрдә 200 меңнән артык кеше катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International