Сочи Олимпиадасы уты бүген Свияжскига килде

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе

Бүген көннең икенче яртысында Сочи Олимпиадасы уты Свияжскига килде. Утрау-шәһәрчеккә кышкы Олимпия уты Болгардан китерелде. Факел йөртүчеләргә һәм тамашачыларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте. Олимпия уты эстафетасын каршылау тантанасында күп кенә рәсми затлар катнашты.

«Йөз меңнәрчә километр юл узып, Эльбрус тавының биек нокталарына күтәрелеп, Байкал күленең иң тирән урыннарына төшеп, космоста булып, Олимпия уты Татарстанга килеп җитте», - дип башлады үзенең сүзен Татарстан парламенты башлыгы. Ул тантанага килгән тамашачыларны әлеге тарихи вакыйга белән тәбрикләде.

«Олимпиада уты, зур илебезнең күп кенә крайларында, өлкәләрендә, республикаларында кебек үк, республикабызга да килде. Бездә ул ике көн булачак. Яңа елны Олимпия уты белән каршы алачакбыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Кулларына факел тотып Свияжскида кырыкка якын кеше йөгереп узды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International