Татарстан Республикасы Милли музеенда «Уңган халкымның оста куллары: татар халык һөнəрлəре» күргәзмәсе ачылды.
Гасырлар дәвамында зәркәнчелек һәм алтын җепләр белән чигеш, күн мозаика, тамбурлы чигеш, тукучылык, агач эше һәм киездән эшләнмәләр җитештерү традицион сәнгать төрләре булып саналган. Традицияләргә һәм узган дәверләрдә җитештерелгән, сакланып калган эшләнмәләр нигезендә борынгы сәнгать төрләре кабаттан торгызылды.
Татарстан Республикасы Милли музеенда татар һөнәрчеләре эшләнмәләреннән һәм эш коралларыннан тупланган иң зур коллекцияләрнең берсе саклана. Яңа сәнгать әсәре тудырганда чын һөнәр остасы узган гасырлар тәҗрибәсенә таяну гына түгел, үзе дә оригиналь чишелеш табарга тырыша.
Авторлар күргәзмә тамашачыларга эчтәлеге белән генә түгел, бәлки үзенең интерактив зоналары белән дә кызыклы булыр дип ышаналар. Күргәзмәдә һөнәрчелек төрләре буенча осталык дәресләре уздыру каралган.
292-32-18; 292-67-09
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте