2 - 18 февральдә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Ф.И.Шаляпин исемендәге XXXII Халыкара опера фестивале узачак. Форум-2014 Казан Операсының 140 еллыгына багышлана. Фестиваль программасында дөньяның 10 иленнән чакырылган башкаручылар катнашында 10 спектакль һәм 2 гала-концерт. Билетлар 20 декабрьдә сатыла башлаячак.
Фестиваль премьера - опера Дж.Россининың «Севильский цирюльник» (2, 3 февраля) спектакле белән ачылачак (режиссеры Юрий Александров, дирижеры Марко Боэми һәм рәссамы Виктора Герасименко). Фигаро, Розина һәм Альмавиваның могҗизалы шаян маҗараларын Россиянең мәшһүр театрлары солистлары башкарачак. Тагын бер премьера спектакле —Дж.Гершвинныж «Порги и Бесс» операсында (концерт версиясе) рольләрне америкалы җырчылар - Лестер Линч, Лакита Митчелл, Михаэль Реддинг, Рональд Самм, Нейл Нельсон, КАР артисты Нкосазана Диманде катнаша. Спектакль 5 февральдә булачак.
Программаны узган сезон премьерасы - Дж.Вердиның «Аида»сы (7 февраль) дәвам итәчәк. “Кармен” спектаклендә (8 февраль) тамашачылар Елена Максимованы (Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге театр, Мәскәү), Ахмәт Агадины (Мария театры) күрә алачак.
«Риголетто» 9 февральдә булачак. 11 февральдән фестиваль афишасында — «Евгений Онегин» операсы. Татьяна ролендә Анна Самоилэ (Немец дәүләт Операсы), Онегин һәм Ленский рольләрен Алексей Марков һәм Сергей Скороходов (Мәскәү) башкарачак, дирижеры — Александр Самоилэ (Одесса). 13 февральдә, Шаляпинның туган көнендә, Казанда М.Мусоргскийның «Борис Годунов»ын уйнаячаклар . Тынгысыз патша ролендә — күренекле бас Владимир Маторин (Россиянең Зур театры). Программага шулай ук Дж.Вердиның «Травиата» (12 февраль) һәм Дж.Пуччининың «Турандот» (15 февраль)спектакльләре бар. Фестиваль ике гала-концерт белән ябылачак .
Блет бәясе: 250 сумнан 2000 сумга кадәр. Гала-концертка билетлар 300 сумнан 3000 сумга кадәр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте