Кичә Казанда «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Совет чоры реалистик сәнгате» күргәзмәсе ачылды.
Әлеге күргәзмә - «Татарстанның сәнгать хәзинәсе» проектыннан. ТР Сынлы сәнгать музеенда Совет чоры сәнгать әсәрләреннән бай коллекция тупланган. Музейда Н.П.Крымов, М.В.Нестеров, Е.Е.Лансере, А В.Куприн, И.И.Машков, А.В.Герасимов, Б.В.Иогансон, А.А.Мыльников, Ф.П.Малаев, М.Ю.Кугач, абыйлы-энеле Смолиннар, Л.В.Кабачек А.А.Җәфәров, Н.С.Касумов кебек танылган рәссамнарның эшләре саклана.
Күргәзмә тарихи-хронологик принципка нигезләнеп төзелгән. Беренче залда Сталин чорында, ә калганнарында - «җепшеклек» чорында иҗат ителгән картиналар куелган.
Күргәзмә ике ай дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте